Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Подиумда – “соңгы мода”

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитны саклау көне кысаларында шәһәребез паркында "Калдыклардан мода" дип исемләнгән экология бәйгесе булып узды.

Табигать безнең яклауга мохтаҗ. Балалар моны кечкенәдән үк белеп үсәргә һәм үзләре дә аның чисталыгын, сафлыгын саклауга өлеш кертергә тиеш. Оештыручылар - "Электрон" яшүсмерләр клубы, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә, ТРО ВООПның Әлмәт районы бүлекчәсе әнә шуларны күз уңында тотып, бәйге уздырырга дигән карарга килде дә. Анда барлыгы 14 яшүсмерләр клубына йөрүче балалар катнашты. Аларга калдыклардан костюмнар уйлап табу, "соңгы мода буенча тегелгән" киемнәрне тәкъдир итү бурычы йөкләнгән иде. Әйтергә кирәк, яшүсмерләрнең фантазиясе бик көчле! Аллы-гөлле күлмәкләр тудыруга дисклар да, кәнфит кәгазьләре дә, кассета тасмалары да эшкә җигелгән булып чыкты. Ул гына да түгел, имиджны тулыландыру өчен киемнәргә аксессуарлар да булдырылган, шуңа да подиум буенча узган кызлар (араларында кече яшьтәге нәни модницалар да киемнәр тәкъдир итте) күз явын алырлык сөйкемлеләр иде. Тамашачылар аларның хезмәтен көчле алкышлар белән бәяләде. Жюри исә урыннарны түбәндәгечә билгеләде: бәйгенең гран-при иясе булып "Товарищ" яшүсмерләр клубы танылды. Беренчелек "Планета"га бирелде. Икенче урынга "Спартак" лаек булды, өченче урында - "Родничок". "Тамашачылар сөюе бүләге" номинациясендә берьюлы ике команда - "Спартак" һәм "Мечта" җиңү яулады. Аларның һәммәсенә дә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

- Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитны саклау көне 10 нчы ел билгеләп үтелә. Экологияне җимерүе бик тиз, әмма аны кабаттан торгызу бик авыр, - диде ТРО ВООПның Әлмәт районы бүлекчәсе советы рәисе Илшат Бакиров. - Әнә шуны онытмау һәм табигатькә сакчыл карашта булу мөһим.

Барысы да үзебездән тора, битараф булмыйк!

Ләйсән Дәрҗеманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250