Реклама
Еш кына Европа шәһәрләре белән тиңләшердәй Әлмәттә йөзебезне бер дә бизәми торган күренешкә тап буласың.
Ул да булса чүп өемнәре, газоннарны таптау, төзелеш булган урынны туздырып калдыру. Шуның ише экология һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Район администртив комиссиясенең кичә булып узган чираттагы утырышында 29 беркетмә тикшерелде. Шуның 27 се физик затларга карата төзелгән. Нәтиҗәдә физик һәм урындагы затлар барлыгы 91 мең сум акчасыннан колак кагачак. Аларга салынган штраф күләме әнә шуның кадәр.
Рәдифә НОГМАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы