Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтне яшелләндерү бара

Шәһәрдә һәм районда агач утырту дәвам итә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков белдергәнчә, шәһәрдә 3794 төп агач утыртылган.

Кайбер предприятиеләр бу эштә активлык күрсәтә. Мәсәлән, "Радиоприбор" заводы 110, "Татбурнефть" 365, МГПЗ 150, "Елховнефть" идарәсе 276 төп агач утыркан инде. Идарәче комапнияләр, уку йортлары да шәһәрне яшелләндерүдән читтә калмый. Политехникумның исәбендә быел көз утыртылган 254 төп агач. Авыл җирлекләре арасында кәшерлеләр алда бара. Алар 550 агачка икенче тормыш биргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса