Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә узган санитар җомгада 2000нән артык кеше катнашты

Районда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр экологик икеайлык игълан ителде.

Узган җомга көнне инде шәһәрне чистарту, тәртипкә китерү эше башланды. Бетмәс кебек тоелган кар да эреп юкка чыга бара. Инде кайбер урыннарда яшел үләннәр дә күренә. Кар астыннан яшеллек белән бергә шәһәребезнең күренешен бозып чүпләр дә "борын төртә". Юл кырыйлары, ишегаллары һәм башка территорияләр язны әнә шундый "чәчәкләр" белән каршы алды.

Кайбер предприятиеләр, оешма-учреждениеләр 20 апрель - шимбә өмәсенә кадәр үк, санитар җомгага чыгып, шәһәрне чүп-чардан арындыруга керештеләр. Һәрвакыттагыча, нефтьчеләр үрнәк күрсәтте. "Елховнефть", "Ямашнефть", бораулау эшләре идарәләре, "Система-Сервис" УК ҖЧҖ, "Татнефть-ХимСервис" ҖЧҖ беренчеләрдән булып җиң сызганды. Бу көнне шулай ук сәламәтлек саклау, мәдәният, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәләр, кайбер торак-эксплуатация участоклары хезмәткәрләре дә кулларына тырма-себерке алды. 5 апрельдә барлыгы 48 машина чүп-чар җыеп түгелде.

Уртак эшкә мәктәп укучылары да кушылды. Уку йортларының һәрберсенә аерым территория беркетелгән. Мисал өчен, 16 нчы мәктәптән барлыгы 100 дән артык укучы Тукай һәйкәле янын, "Татарстан" кинотеатры артындагы аллеяны, Тукай проспекты территориясен чүп-чардан арындырды. 1 нче мәктәп укучылары исә элеккеге район Мәдәният йорты территориясен, 20 нче мәктәп Тельманнан алып Герцен урамына кадәрге арада эшләде.

Санитар җомгадан соң шәһәр бераз чистарды, әмма әле кул тимәгән, ягъни чүпле урыннар байтак. Алар да уртак көч белән тәртипкә китерелер, иншалла. Ә инде аннан соң һәркемнән матурлыкны саклау сорала. Чүпләнмәгән җирнең һәрчак чиста булганын истән чыгармаска, балаларга да моны иңдерергә иде. Өстәвенә быел юбилейлар, Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы.

Әзерләде Ирина Апачаева

Алсу Хәйбриева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250