Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтнең 60 еллыгы исемендәге сквер файдалануга тапшырылды

Әлмәтне яшелләндерү дәвам итә. Бәйрәмнәр алдыннан гына "Тургай" микрорайонында шәһәрнең 60 еллыгы исемендәге сквер файдалануга тапшырылды.

Шәһәрдә яшәүчеләрнең хәтерендә булса, сквер урнашкан бу җирдә - Гадел хөкем йорты белән Ленин урамындагы 149 нчы йорт арасында элек чүп үләннәре үсеп утыра иде. Ничә ел рәттән биредә агачлар да утыртып карадылар, тик әллә тәрбияләү җитмәде, әллә җир уңдырышсыз булдымы, алар тамыр җибәрмәде, күбесе корыды. Ниһаять, шәһәр җитәкчелегенең иницативасы белән әлеге 6 мең квадрат метр мәйдан бигрәк тә шушы тирәдә яшәүчеләрне сөендереп скверга әйләнде. Подряд оешмасы итеп билгеләнгән шәһәр автоюллар идарәсе ике ай дәвамында менә дигән ял итү урыны тудырды. Агачлар утырту өчен кара җир китерелде, корыган агачлар тамырыннан йолкып алып түгелде. Барлыгы 900 үсенте - чыршы, туя, роза, кизильник, барбарис, дерен, форзиция һәм башкалар утыртылды һәм, әйтергә кирәк, аларның һәммәсе дә тамыр җибәрде. Теләгән кеше шушында ук Интернетка чыга ала ала, чөнки биредә Wi-Fi "тота".

- Бу территория күптән төзекләндерүне сорый иде инде. Ниһаять, ул тормышка ашырылды. Җирле бюджеттан 7 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Кешеләрнең биредә гаиләләре белән ял итеп йөрүләрен күрү шатлыклы, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Гыйрфанов.

Аның билгеләп үтүенчә, скверны ясау моның белән генә тәмамланмаячак. Биредә киләчәктә фонтан, берәр статуя, скульптура яки символик конструкция дә урнаштырылырга мөмкин. Ә менә балалар өчен уен мәйданчыгы булмаячак.

- Без Гадел хөкем йорты белән янәшәдә урнашкан йорт ишегалдында спорт мәйданчыгы ясарга планлаштырабыз. Бүген өслекне әзерләү эше бара. Монда Универсиада объектларын төзүдә катнашкан өчен Әлмәткә бирелә торган 8 спорт мәйданчыгының берсе булачак, - дип аңлатма биреп узды Марат Гыйрфанов.
Шәһәрдә сквер һәм парклар төзү эше дәвам итәчәк. Ә менә шәһәрдә яшәүчеләрдән аларга карата сакчыл караш, чисталыкта һәм тәртиптә тоту сорала. Әлегә моның белән бик мактана алмыйбыз шул әле.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250