Әлмәтлеләр «Эковесна» бәйгесендә җиңү яулады [+ФОТОЛАР]
Республика торак пунктларын чистарту буенча экологик икеайлык кысаларында уздырылган «Эковесна 2017» бәйгесендә әлмәтлеләр дә җиңүгә иреште.
«Экопредприятие» номинациясендә «СМП-Нефтегаз» АҖ бүләкләнде. «Экошкола» исеменә 5 нче гимназия лаек булды, «Экосад» булып 46 нчы балалар бакчасы танылды. «Экогаилә» номинациясендә Косуровлар җиңү яулады. Аларның барысы да Татарстан экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Мактау грамоталары һәм бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа