Әлмәтлеләр дә агач утыртудан читтә калмаячак
52,5 мең әлмәтле экологик икеайлык кысаларында шәһәр һәм район территориясен чистартуда катнашкан.
Алар көче белән 1000 машина чүп-чар җыеп түгелгән. Бу хакта Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Альберт Маликов хәбәр итте. Экологик чаралар 1 июньгә кадәр дәвам итә, 18 майда шәһәр күләмендә шимбә өмәсе үтәчәк, 11 майда - Урман утырту көне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа