Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Бүген Әйләнә-тирә мохитны саклау көне

5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитны саклау көне хакындагы резолюция 1972 елның 12 декабрендә БМО Генераль ассамблеясының 27 нче сессиясендә игълан ителә.

Нәкъ 5 июньдә беренче тапкыр Стокгольмда экологик проблемаларга караган конференция эшли башлый. 2008 елдан илебездә бу көн табигать сагында торучыларның һөнәри бәйрәме буларак та билгеләнә.

Экология проблемаларын хәл итү дөнья каршында торган төп бурычларның берсе була башлагач, бездә дә "яшеллек яклы" профессия барлыкка килде. Бүген Әлмәтнең эре сәнәгый предприятиеләрендә махсус штатлар бар, хәтта тулы бүлекләргә чаклы оештырылган. Шәһәребездә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе урнашкан. Махсус оештырылган департамент эшчәнлеге дә күпләргә яхшы таныш булыр.

Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Әлмәт экологлары мавыктыргыч һәм файдалы итеп уздырырга ниятли. Иртән үк алар шәһәребезнең кеше йөреп тә куллары җитмәгән урыннарына тәртип салырга чыктылар. Шулай итеп "Чиста булачак" республика акциясенә кушылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса