Безне ишеттеләр: скверга чәчәкләр утыртылды
"Әлмәт таңнары" газетасы шәһәребезне тагын да матуррак итү ягында. Өмәләрдә катнашабыз, чисталыкны үрнәк итеп куябыз, җитешсезлекләргә борчылабыз.
Заслонов һәм Ленин урамнары чатындагы скверның да буш торуына, анда чүпләр үсүенә, буш шешәләр аунап ятуына бик борчылган идек. Ниһаять, чират әлеге скверга да килеп җитте- чәчәкләр утыртылды. Без бу гүзәл почмак алдагы еллар сыман җанланыр, чәчәкләргә күмелер дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia