Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Без булмасак, кем?

Экологик икеайлыкның беренче ае артта калды. Әлеге дәвердә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе белән кызыксынып, без янәдән "Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты" муниципаль учреждениесе директоры А.Маликовка мөрәҗәгать иттек.

- Экологик икеайлык башланган чордан алып бүгенге көнгә кадәр шәһәрдә 50 мең кеше тирә-якны чистарту эшләрендә катнашты. Нәтиҗәдә, 958 берәмлек техника чүп җыелды, 3 мең агач утыртылды. Районда 4578 кеше кулына себерке, тырма, көрәк алды. Алар көче белән авыл җирлекләрендә 1,5 мең яшел үсенте утыртылды, 342 машина чүп түгелде. Башкарылган эшләр күләмле, шулай да әле тәртип урнаштырасы урыннар байтак. Юлларны чүп-чардан арындыруны, чистартуны төгәллисе бар, тукталышларны юып, буярга, урамнарда үләннәрне чабарга, коймаларга, биналарга, корылмаларга һәм башка объектларга ябыштырылган игъланнарны кубарырга кирәк. Болары күзгә ташланып торучы, иң беренче башкарасы эшләр. Моннан тыш, электрүткәргеч, троллейбус линияләре терәкләре, яктырткыч баганалары әле агартылмаган, кайбер йортларда игълан такталары юк, җир эшләреннән соң ландшафтны торгызуны оештырасы бар. Балалар мәйданчыклары да игътибар сорый, аларны яңарту, шулай ук архитектура формаларын, чүп савытларын буяу зарур. Кварталара биләмәләрне яшелләндерүне дә озакка сузарга ярамый. Бер сүз белән әйткәндә, якын арада һәммә эшләрне дә үтәп чыгарга һәм Әлмәтебезне гөлбакча итәргә кирәк.

- Альберт Әүхәтович, чүп һәм үлән яндыручылар әле һаман да очрый. Аларны ачыклау буенча оештырылган рейд нәтиҗәләре нәрсә күрсәтә?

- Иң тәүдә, шунысын ассызыклап үтәм, башка еллар белән чагыштырганда, быел әлмәтлеләр тарафыннан яндыру очраклары бик күзәтелми. Бу, әлбәттә, язгы һәм көзге чорда патрульлек итү, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында яндыру фактларын булдырмау хакындагы язмалар, чыгышлар нәтиҗәсе. Бүгенге көнгә бакчаларда һәм йорт яны территорияләрендә чүп яндырган өчен 12 административ беркетмә төзелде, телдән 25 кисәтү ясалды.

- Парк зоналарын һәм скверларны төзекләндерү, яңаларын булдыру юнәлешендәге эшчәнлек белән дә таныштырып үтсәгез иде.

- Әлеге эшчәнлек ТР Президенты күрсәтмәсе нигезендә алып барыла. Бүген 189 гектар гомум мәйданлы 5 парк зонасы булдыру өчен урыннар билгеләнде инде. Әлмәтнең 60 еллык юбилеена багышлап парк булдыруны да планлаштырабыз. Шулай ук 19,5 гектар гомум мәйданлы 36 сквер ясау да күз уңында тотыла.

- Әйләнә-тирәне, туган табигатебезне саклауга кечкенә яшьтән үк өйрәтү зарур. Бу уңайдан департамент тарафыннан нинди чаралар күрелә?

- Дөрес билгеләдегез, балалар бакчаларыннан ук тәрбия бирелсә һәм өлкәннәр үз үрнәкләрендә матур гамәлләр күрсәтсә, нәниләр табигатьне яратып үсәчәк һәм экологиягә зыян китерергә тырышмаячак. Чисталык үзебезгә бәйле, шуны онытмасак иде. Без үз чиратыбызда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә, мәктәпләрдә төрле чаралар, бәйгеләр еш оештырабыз, балаларга кызыклы һәм файдалы мәгълүмат җиткерүгә зур игътибар бирәбез. Массакүләм мәгълүмат чаралары экологик тәрбия бирүдә шулай ук мөһим роль уйныйлар. Шуңа да муниципаль район башкарма комитеты карары белән "Массакүләм мәгълүмат чараларында экология мәсьәләләрен иң яхшы яктырту" бәйгесе игълан ителде. Форсаттан файдаланып, журналистларга рәхмәтемне җиткерәм һәм бәйгедә актив катнашуларын теләп калам.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде.

Р.Гәрәев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250