Әлмәттә экологик өмәләр дәвам итә
Әлмәттә санитар-экологик икеайлык кысаларында өмә узды
Экология һәм төзекләндерү департаменты «Беренчеләр хәрәкәте» волонтерлары белән берлектә шәһәр сусаклагычында өмә үткәрделәр. Яр буе зонасы ботаклардан һәм чүп-чардан чистартылды.
«Бу чарага кушылган һәркемгә рәхмәт! Әйдәгез, табигатебез турында кайгыртыйк һәм бергәләп шәһәребезне чисталыкта тотыйк", - дип мөрәҗәгать итә Әлмәт районы машлыгы матбугат хезмәте шәһәр халкына.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа