Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Экология

Чиста елга өчен салларда бердәм маршрут

Компаниянең 20 хезмәткәре һәм студентлар сапбордларда.

  • Урсаладан Әлмәт Мәйданына кадәр биш километрлы экологик маршрут узды

Сплавта катнашучылар су өстеннән һәм яр буеннан чүп-чар җыйды. Проект яшь хезмәткәрләрнең инициатив проектлары конкурсы кысаларында Компания гранты акчасына тормышка ашырылды. Чараны «ТатНИПИнефть» институтының бораулау бүлеге технигы Никита Комлев оештырды.

Сплав тәҗрибәсе булмаган катнашучылар өчен пластик җыю шактый катлаулы бурыч булып чыкты. Әмма бердәм команда эше һәм өлкән хезмәттәшләрнең ярдәме маршрутны уңышлы узарга булышты.

«Су өстендә баланс саклауны һәм пластик җыюны бергә алып бару башта ук килеп чыкмады. Беренче тапкыр басучыларга команда рухы ярдәмгә килде: яңа өйрәнүчеләр алдан барды, ә тәҗрибәле хезмәттәшләребез аларны арттан иминиятләде — беренче тапкырдан җыеп алынмаган чүпләрне игътибар белән чүпләп барды», — дип уртаклашты проект инициаторы Никита Комлев.

экологик сплав

Нәтиҗәдә, яшьләр берничә дистә килограмм әйбер калдыклары, шул исәптән пластик җыйды. Хәзер бу чүп-чар елганың экосистемасына зыян китермәячәк, ә бит табигатьтә мондый калдыклар йөзләрчә еллар дәвамында таркала. Экологик инициативаларны хуплау — Компаниянең инициатив проектлар конкурсының мөһим өстенлекләреннән берсе.
«Татнефть» компаниясенең матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса