Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Экология

Күп микъдарда органик матдәләр Әлмәттәге шарлавыклы буаларда балыкның үлеменә сәбәп булырга мөмкин

Тикшерүләр 10 һәм 13 июльдә халык шикаятьләреннән соң узды.

Күп микъдарда органик матдәләр Әлмәттәге шарлавыклы буаларда балыкның үлеменә сәбәп булырга мөмкин
 
Тикшерүләр 10 һәм 13 июльдә халык шикаятьләреннән соң узды.
 
Әлмәт сулыкларында күп микъдарда органик матдәләр теркәлгән. Бу хакта ТР экология министрлыгы матбугат сәркатибе Елена Веселова хәбәр итте. Тикшерүләр 10 һәм 13 июльдә халык шикаятьләреннән соң узды.
Суда кислородның аз булуы ачыкланган – нормадан биш тапкырга кимрәк. Моннан тыш, артык күп органик матдәләр тупланган — нормадан 3-3, 5 тапкырга югарырак. Бу эвтрофикацияне (артык ашлау) күрсәтә. Шуның аркасында суүсемнәр үсә һәм планктон үрчи, су болганчыклана. Суүсемнәр үлә, бактерияләр аларны тарката һәм калган кислородны ашый. Нәтиҗәдә балык һәм башка организмнар зыян күрә.
Инспекторлар агынты суларны турыдан-туры агызуны тапмаган. Тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса