Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәтлеләрне өмәгә чакыралар

Әлмәттә паркларда һәм скверларда тәртип урнаштыралар.

Әлмәтлеләрне өмәгә чакыралар


Яз килү белән безнең парклар һәм скверлар җәлеп итү үзәкләренә әверелә. Халыкның ялы уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен, «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында районның җаваплы хезмәтләре җәмәгать урыннарын җыештыру буенча комплекслы эш башлый.

Нәрсә эшләнәчәк:

Территорияләрне җыештыру. Паркларда, скверларда һәм урманнарда чүп-чар, былтыргы яфраклар һәм коры ботаклар җыялар. Коммуналь хезмәтләр юлларны тәртипкә китерәчәк һәм кече архитектура формаларын, эскәмияләрне һәм урналарны яңартачак.

 Территорияләрне санитар эшкәртү башкарылачак. Махсус хезмәтләр паркларда һәм урман массивларында талпаннарга каршы эшкәртү үткәрәчәк. 

Иске фонарьлар алыштырылачак.
 Зиратларны җыештырачаклар. 

 Игътибар таләп итә торган участокларны күрсәгез, профильле хезмәтләргә шалтыратыгыз:
 «Экология һәм төзекләндерү департаменты»: 8(8553)33-46-13.

 «Безнең ишегалды» программасы: 8 (800) 27-5-2020.
 Ишегалларын, чүп мәйданчыкларын, СНТ, гаражларны җыештырубуенча турыдан-туры иларәче компанияләргә мөрәҗәгать итегез.

Исегезгә төшерәбез, бүген 25 апрельдә, Әлмәт районында гомумрайон өмәсе уза

Җыештыруда мәгариф учреждениеләре, оешмалар һәм предприятиеләр, шулай ук районның авыл җирлекләре халкы катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса