Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәтнең Совет урамында санкцияләнмәгән чүплек тапканнар

60 көннән соң чүплек бетерелмәгән, шуңа күрә хокук бозучыга карата дәгъва әзерләнә.

Әлмәтнең Совет урамында санкцияләнмәгән чүплек тапканнар 

Декабрьдә ТР экология министрлыгына Әлмәттә яшәүчеләрдән Совет урамындагы рөхсәтсез чүплек турында мөрәҗәгать килде. Урынга көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары чыкты. Тикшерү хокук бозу фактын раслады. Участокта төзелеш калдыклары һәм тимер-бетон әйберләр ватыклары табылган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 91 квадрат метр тәшкил иткән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. 
 
Әлмәт районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы турында кисәтү юлладылар. 
 
60 көннән соң чүплек бетерелмәгән, шуңа күрә хокук бозучыга карата дәгъва әзерләнә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса