Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәттә чыршыларны тапшыру пунктлары эшли

Чыршы җыю пунктлары өч урында эшли.

Әлмәттә Яңа ел чыршыларын җыя башладылар. 
Бу турыда «Гринта» төбәк операторы хәбәр итте. Чыршы-ларны кабул итү пунктлары Нефтьчеләр урамындагы 18 нче, Ленин урамындагы 126 нчы, Совет урамындагы 147а йортлары каршындагы парковкаларда урнашкан.
Яңа елга куелган чыршыларны тапшыру алдыннан барлык бизәгечләрне дә алу сорала. Күпләп җыелгач, ылыслыларны махсус машиналарга төяп, аерым бер производство мәйданына бушаталар. Әлмәт экологлары нарат һәм чыршы агачларының кыйммәтле витамин чыганагы булуын билгеләп уза. Авыл хуҗалыгында ылыслылар терлек азыгы да, туфрак өчен ашлама да булып тора, аларны корткычларга каршы көрәштә дә кулланырга мөмкин икән. Халыктан җыелган чыршы-наратларны быел да авыл хуҗалыгы җитештерүчесе кабул итеп ала. Әлеге хуҗалык-ның бозау-таналары өчен бу витаминлы азык бик тансык. Чыршы кәүсәләрен ваклап, аннан он да ясарга мөмкин икән әле. Катнашманы каз, тавык, үрдәк азыгына да кушып биреп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса