Әлмәттә экологлар табигатькә 765 мең сумнан артык зыян китергән чүплекләрне ачыклаган
Барлык ачыкланган рөхсәтсез чүплекләрнең гомуми мәйданы 914,4 кв.м тәшкил иткән, ә әйләнә - тирә мохиткә китерелгән зыянның гомуми суммасы-765 238 сум.
Әлмәттә экологлар табигатькә 765 мең сумнан артык зыян китергән чүплекләрне ачыклаган
Әлмәт территориясен тикшерү барышында ТР экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары калдыкларны рөхсәтсез ташлауның биш очрагын ачыклаган. Шоссейная урамында «Восход» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә белгечләр биналарны җимерүдән һәм сүтүдән калган калдыкларны, шулай ук асфальт түшәмәләрнең ватыкларын теркәгәннәр. Моннан тыш, экологлар туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгарганнар.
Җир кишәрлекләренең берсендә чүплек мәйданы 118,7 кв.м тәшкил иткән (зыян суммасы - 99 мең сум), 366 нчы номерлы участокта калдыкларны законсыз урнаштыру күләме 10,3 кв. м тәшкил иткән. Тагын ике кишәрлектә чүплекләрнең гомуми мәйданы 134 кв. м тирәсе тәшкил иткән. Җир кишәрлекләренең хуҗалары физик затлар, аларга чүплекне бетерү кирәклеге турында дәгъвалар җибәрелгән.
Моннан тыш, чикләнмәгән җир кишәрлегендә инспекторлар 650,8 кв. м мәйданлы санкцияләнмәгән чүплек теркәгәннәр, ә зыян суммасы 544,6 мең сум тәшкил иткән. Әлмәт районы башкарма комитетына пычрануны бетерү һәм әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау дәгъвасы җибәрелгән.
Барлык ачыкланган рөхсәтсез чүплекләрнең гомуми мәйданы 914,4 кв.м тәшкил иткән, ә әйләнә - тирә мохиткә китерелгән зыянның гомуми суммасы-765 238 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia