Әлмәтлеләр 8 тоннадан артык макулатураны үсентеләргә алыштырганнар
Җыелган макулатура, батареялар һәм пластик эшкәртүгә җибәрелгән.
Әлмәтлеләр 8 тоннадан артык макулатураны үсентеләргә алыштырганнар
4 октябрьдән Әлмәттә экология һәм төзекләндерү департаменты тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Макулатура тапшыр, агачны коткар» экологик акциясе узды.
Акция йомгаклары буенча 4 тоннадан артык макулатура, 572 кг кулланылган батарея һәм ПЭТ-чимал җыелды. Алмашка халык алма һәм карлыган үсентеләре алды.
Әлмәт һәм район мәгариф учреждениеләре үзләрен аеруча актив күрсәттеләр. Алар 3,5 тоннадан артык макулатура җыеп алдылар һәм үз территорияләрен яңа агачлар белән яшелләндерү мөмкинлеге алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia