Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Агачны бергәләп коткарыйк

Экология Мәгълүм булганча, Экология һәм төзекләндерү департаменты елына ике тапкыр «Агачны бергәләп коткарыйк!» акциясен үткәрә.

Мәгълүм булганча, Экология һәм төзекләндерү департаменты елына ике тапкыр «Агачны бергәләп коткарыйк!» акциясен үткәрә.

Әлмәтлеләр аны һәрвакыт зур түземсезлек белән көтеп ала, чөнки бу көнне икенчел чималны һәм макулатураны үсентеләргә алыштырырга мөмкин.

 

Чираттагы акция 4 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Әминов урамындагы 9А йорты биләмәләрендә узачак. Чара кысаларында әлмәтлеләр макулатура, пластик капкачлар яки батареялар тапшырып, алмагач яки карлыган үсентеләре алып кайтып китәчәкләр.

10 килограммга кадәр ма-кулатура тапшырган өчен карлыган үсентесе, икенчел чимал авырлыгы әлеге массадан артыграк булган очракта алма үсентесе бирәләр. Бакчалары булган әлмәтлеләр әлеге мөмкинлектән ел да файдаланалар. Әлеге акция гади генә чара түгел, ул хәй-риячелекне күз алдында тотып башкарыла.

Халыктан җыелган кәгазь калдыкларын еллар дәвамында «Экосервис» предприятиесенә тапшырып килделәр. Алынган акчалар балалар йортларына җибәрелде.

 

Игелекле акциядә катна-шучылар быел да күп булыр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса