Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәттә рөхсәтсез мунча себеркесе әзерләгәннәрне штрафка тартачаклармы?

Җәй җитү белән халык урманда җиләк, гөмбә, үлән җыярга керешә, себерке әзерли башлый. Соңгы елларда бу төр гөмбәне җыю тыелачак, рөхсәтсез мунча себеркесе әзерләгәннәрне штрафка тартачакбыз дигән хәбәрләрне дә еш ишетергә туры килә.

 

 

Бу хакта борчылып, аңлатма бирүебезне сорап редакциягә дә шалтыратучылар булды. Әлмәт урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Расих Фәтхетдинов бу уңайдан безгә түбәндәге аңлатманы бирде.

– Әлеге яңалык үзләре өчен җиләк, гөмбә җыярга теләгән кешеләргә кагылмый. Сүз – зур бизнес турында бара. Кәрҗингә гөмбә җыючыларга сүз әйтүче юк. Кешеләргә урманда каен суы, җиләк һәм гөмбә җыюны тыймыйлар. Әлбәттә, җыярга тыелган гөмбәләрнең һәм җиләкләрнең исемлеге бар, ләкин әлеге төрләр безнең якларда үсми. Составында токсин һәм наркотик матдәләр булган гөмбәләрне бөтенләй җыярга ярамый. Аның өчен хәтта җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге нормалар Россия табигатен һәм аның биотөрлелеген, юкка чыгу куркынычы янаган уникаль төрләрне саклауны максат итеп куя, – дип басым ясады инспектор.

Ә менә каен себеркесен рөхсәт алмыйча җыю барыбер тыела икән. Миңлебайда урнашкан «Әлмәт урман хуҗалыгы» оешмасында безгә шулай диделәр.

– Урман эченә кереп, каеннарны бунап, ботакларын сындыруга юл куймаячакбыз. Мунча себеркесе әзерләргә теләге булган кешеләргә безнең оешмага килеп накладной алырга кирәк булачак. Әлбәттә, күпме күләмдә әзерләүләренә карап, бер себеркегә 48 сумнан исәп чыгарып, акча да түләү зарур. Тиешле рөхсәт кәгазе алганнан соң инспекторлар себерке әзерләү өчен «делянка» бүлеп бирәчәкләр. Үз белдекләре белән себерке әзерләүчеләр ачыкланганда штрафлар каралган. Аның күләме агачка китерелгән зыянга карап билгеләнә. Законсыз агачлар кисүдә һәм агачларга зыян салуда гаепле дип танылган затларга 3 мең сумнан башлап штраф бирелә, – диде урман хуҗалыгы белгечләре.

Шунда ук алар үзләренең киңәшләрен дә бирделәр. Каен себеркесе коелмасын, яхшы булсын өчен аны июньнең 15 ләреннән башлап июль уртасына кадәр әзерләргә кирәк икән.

– Бу вакытка каен инде чәчәк аткан, алкаларын койган, яфраклар файдалы, туклыклы матдәләр һәм табигый эфир майлары белән тулыланган була. Себеркене көннең беренче яртысында кояшлы, коры көнне әзерләргә кирәк. Шушы чор аеруча уңайлы. Шул ук вакытта агачка сакчыл карашта булып, ботакларын сирәкләп кенә кисеп алырга кирәклеген дә истә тоту зарур, – дип басым ясады урманчылар.

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса