Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәт районында су кодексын бозу бетерелде

ТР экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары үзәннең үзгәрү эзләрен тапкан.

Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында Урал елгасының үзәнен үзгәртү белән бәйле тәртип бозу бетерелде. Элегрәк ТР экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары үзәннең үзгәрү эзләрен тапкан, елганың кушылдыгын бүлә торган канал казылган, бу Россия Федерациясе су кодексының 11 маддәсе таләпләренә каршы килә. Шул уңайдан район башкарма комитетына кисәтү юлланды.

Кабат тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган хокук бозуның бетерелүе, елганың үзәне тәртипкә китерелүе ачыкланган.

Район территориясендә су саклау законнарының үтәлешенә контроль дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса