Әлмәттә һавада азот диоксиды күләменең артуын теркәгәннәр
Белгечләр мониторингны мобиль лаборатория ярдәмендә үткәрәләр.
Әлмәттә Совет һәм Суворов урамнары киселешендә азот диоксиды күрсәткечләренең артуын теркәгәннәр. Бу хакта мәгълүмат Росгидромет сайтында пәйда булды.
Көндез күрсәткеч 0,228 мг/м3 булган, чик – рөхсәт ителгән концентрация 0,2. Моннан тыш, һаваның торышын Шевченко – Маяковский һәм Ленин –Төзүчеләрдә тикшерделәр. Бу участокларда нормадан тайпылыш табылмады.
Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә атмосфера һавасы сыйфаты мониторингын белгечләр мобиль лаборатория ярдәмендә үткәрәләр. Ул заманча аналитика җиһазлары белән җиһазландырылган. Үлчәүләрне көн саен өчәр тапкыр алалар. Искәрмә-якшәмбе һәм бәйрәм көннәре.
Фото: Скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа