Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

«Сасы буа» кирәкми

Бер «пычрак» сыер бөтен көтүне...

Шәһәребез елдан-ел төзекләнә, матурлана бара – монысы уңай күренеш, тик ни өчендер соңгы вакытта әлмәтлеләр редакциябезгә, аеруча «Халык контроле» дәүләт системасына мөрәҗәгать итеп, ишегалларындагы чүп-чардан, чабылмаган үләннән, шыплап тулып, ташып чыккан чүп савытларыннан, корыган агачлардан һәм гомумән шәһәр биләмәләрендә шакшы урыннарның артып китүеннән күп зарлана башладылар. Бу инде үз чиратында экологларның халык гозеренә колак салмауларын, идарәче компанияләрнең тиешле дәрәҗәдә эш алып бармауларын күрсәтә.

Әле күптән түгел генә редакциябезгә шалтыратып, Ленин урамы ягына караган Шарлавыклы буалардан килгән тончыктыргыч сасы искә зарландылар.

– Шәһәребез үзәгендәге карап торышка матур булган сулыктан мондый коточкыч сасы ис аңкып торуы түрәләребезне бер дә борчымый микәнни? Ленин урамы буйлап баскычлардан төшкәндә генә дә сасы ис тынга каплана, укшыта башлый, тәмам чыдарлык түгел. Иманыбыз камил, аның сәбәбе су җыелып ятканнан гына түгел, ә күпкә тирәнрәк. Экологлар аның сәбәбен белергә, белмәгән очракта, килеп тикшерергә тиешләрдер бит. Шәһәребез җитәкчелеге дә әлеге мәсьәләне контрольгә алсын иде тизрәк. «Шарлавыклы буалар»ны «Сасы буа»га әверелдермәскә иде инде, – дип мөрәҗәгать итте безгә шушы көннәрдә пенсиядәге Фәния һәм Гөлҗиһан апалар. Әйе, дөрес сүзгә җавап юк – нәкъ шулай, үзебез барып тикшереп кайттык.

Хөрмәтле экологлар, җитәкчеләр, сез дә килеп карагыз әле, зинһар. Килеп карагач, бәлки шул буалар кырыннан төшә торган баскычларга да игътибар артыр һәм, ниһаять, алар да тәртипкә китерелер дип ышанып каласы килә. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса