Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә законсыз чүп ташлаучыларны видеокүзәтү ярдәмендә ачыклыйлар

Камералар объективына 16 кеше эләккән инде.

Әлмәт районында видеокүзәтү системалары ярдәмендә контейнер мәйданчыкларында калдыкларны рөхсәтсез утильләштерү очраклары ачыклана. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңгы атнада камералар 16 хокук бозу очрагын ачыклаган. 13 кешегә беркетмәләр төзелгән инде, тагын өчесе эштә, дип ачыклык кертә хакимият вәкилләре.

«Камералар транспорт номерларын язып бара. Хуҗасы зур штраф алу куркынычы бар. Гражданнар өчен ул 30 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 50 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Иң кырыс штрафлар юридик затлар өчен каралган. Алардан законлы рәвештә миллион сумга кадәр таләп итәргә мөмкиннәр», - дип аңлата белгечләр. 

Әлмәтлеләргә төзелеш калдыкларын махсус бункерларга һәм контейнерларгагына утильләштерергә кирәклеген искәртәләр.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса