Күбәләк корты безгә килеп җиткән
Редакциябезгә әледән-әле тегеяки бу проблеманы чишүдә ярдәм сорап язылган хатлар килә, шалтыратулар керә тора. Шушы көннәрдә генә 70 яшҗлек пенсионер Фәния апа үзенең гозерен җиткерде.
- Әле генә җиләктән кайтып кердем. Урманга баргач, агачларга күз салсам , шаклар каттым - аларның яфракларын күбәләк кортлары баскан. Кайбер агачларның ботаклары гына тырпаеп калган. Каен, юкә, хәттә имәннәрнең яфракларын кимереп бетергәннәр бәдбәхетләр. Кайткач, кызыма сөйләгән идем, ул инде урманда гына түгел, шәһәр эчендәге агачларда да шундый хәл хәл күзәтелүен әйтте. Экологлар, район җитәкчелеге, урман хуҗалыгы белгечләре бу турыда беләме икән? Ничек тә булса җаен күрергә кирәктер бит инде, яшеллексез калабыз бит, ярдәм итегез әле, зинһар, - дип гозерен белдерде.
Әлеге проблема турында район җитәкчелеге дә, урман хуҗалыгы да хәбәрдәр булып чыкты.
- Алай артык кайгырырга сәбәп юк. Әлеге күбәләк кортлары безнең җирлеккә күрше төбәкләрдән күчеп килгәннәр. Мондый хәл 5-6 елга бер тапкыр кабатлана торган гадәти күренеш. Күбәләк кортлары агачларга көчле зыян сала алмый, - дип җавап бирде экологлар һәм урман хуҗалыклары белгечләре.
Әлеге җавап белән бөтенләй килешү һич мөмкин түгел. Урманда һәр агачны күбәләк кортыннан агулау мөмкин булмаса да, шәһәр эчендәге яшеллекне саклау иң беренче чиратта экологларның төп бурычы. Бу уңайдан һичшиксез чаралар күрелер дип ышанып калабыз.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа