Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт урманчылыгы башлыгы: ефәк күбәләге белән булган хәл контрольдә

Белгечләр хәбәр иткәнчә, бөҗәкләр куркыныч тудырмый.

Әлмәт халкы шәһәр яны урманнарында кортлар һөҗүменнән борчыла. Бу хакта «Әлмәт таңнары» элегрәк хәбәр иткән иде.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы социаль челтәрләрдә ялангач агачларның һәм аларда күп санлы кортларның фотоларын урнаштырды.

«Әлмәт урманчылыгы» җитәкчесе Рөстәм Гатин хәлне аңлатты. Ул ефәк күбәләге урманнарга куркыныч тудырмый дип ышандырды. «Бу проблема Татарстанның кайбер районнарына кагылса да,әлеге бөҗәк урманнар өчен кискен куркыныч тудырмый», – дип хәбәр итә белгеч.

Ул билгеләп үткәнчә, бу бөҗәкнең саны цикллы рәвештә тарала. Бер-ике елга бер тапкыр. Табигать популяциянең үз-үзен сүндерү механизмын күздә тоткан, шуңа күрә хәл урманчылык контроле астында тора. 2023 елда ефәк күбәләге белән көрәшү өчен 250 гектар урман эшкәртелде. 2024 елда белгечләр бөҗәкләргә каршы көрәшнең алга таба чараларын билгеләү өчен мониторинг  алып барачак.

Фото: t.me/nagumanovtd_live

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса