Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт полициясе «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды

Полиция хезмәткәрләре алмагачлар утыртты.

Җиңү көне алдыннан Әлмәт полициясе хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» бөтенроссия патриотик акциясендә катнаштылар. 

Чәчәк атучы декоратив алма агачлары үсентеләрен утыртуда бүлек хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Бүлеккә якын территориядә Бөек Ватан сугышы сугышчылары һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре истәлегенә агачлар утыртылды. Полиция начальнигы полиция подполковнигы Марат Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, утыртылган һәр агач — ул безнең шәһәрне яшелләндерүгә керткән өлеш кенә түгел, ә Бөек Җиңү өчен бүгенге буыннарның истәлеге һәм рәхмәт символы да.

Акция кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегенә якын территориядә 15 алма агачы утыртылды. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса