Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Язгы су ярсу

Язгы ташу һәм су басулар мартның өченче ункөнлегендә башланачак дип фаразлый синоптиклар.

Шулай да алай кискен генә җылытып җибәрү көтелми. 

Соңгы елларда Әлмәт җир-легендә язгы чорда масштаблы су басу очраклары күзәтелмәсә дә, быел карның шактый күп явуын истән чыгарырга ярамый. Кар кат-ламының биеклеге урыны белән 1-2 метрга җитә, ә туфракның туңу тирәнлеге 50 сантиметрдан артыг-рак. Авыл җирлекләрендә карның иге-чиге күренми, ә шәһәр эченнән ул һаман да тиешенчә чыгарып тү-гелмәгән әле. Юллардагы кар сулары ага торган корылмаларның күбесе эш-ләмәвен дә исәпкә алсак, яз шактый гөрләвекле булырга охшаган. 

Аеруча ишегалды территорияләре, күпкатлы йортларның подваллары зыян күрү ихтималы бар. Әлмәт муниципаль районының гражданнарны яклау идарәсе начальнигы Валерий Грезнев үзе дә су басу ситуациясе катлаулы булуын әйтте. 

Елдагыча, Дала Зәе һәм Шушма елгаларына якын торак пунктларны, Тайсуган, Түбән Мактама, Тихоновка, Рус Акташы һәм Түбән Абдул авылларын, Иске Әлмәт һәм Урсалы микрорайоннарын су басу ихтималы бар. Белгеч әйтүе буенча, махсус службалар белән берлектә су басудан саклану чаралары бүгеннән үк күрелә башлаган. 
Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, март башында Россия террито-риясенең күпчелек өле-шендә кояшлы көннәр булачак. Температура тотрыклы плюс күрсәтә. Март уртасында салкыннар килә, кар һәм көчле җил көтелә диләр. Ә апрельдә, синоптиклар фикеренчә, метеорологик хәл яңгырлар һәм көчле җил рәвешендә мул явым-төшемнәр белән бергә барачак. Шуңа күрә дә бераз борчылырга җирлек бар. Язгы чорда һава торышы «көйсез кияү» кебек, аңа бернинди ышаныч юк. Кар, тигез генә эреп, җиргә сеңеп бетәр дип өметләнергә кирәкми. Бу аеруча шәхси зонада һәм авылларда яшәүчеләр өчен әйтелгән сүз. 2012 елның су басулары әле дә исләреннән чыкмый әлмәтлеләрнең. 

- Һәрбер шәхси хуҗалык үз милке өчен җаваплы. Шуңа күрә су басудан саклану өчен хуҗалардан алдан ук ихата тирәләрендә һәм капка төпләрендә сулар агып китәрлек итеп траншеялар ясаулары сорала. 

Йорт, каралты-кура тү-бәләрен һәм ишегалларын кардан арындырулары, базлардагы азык запасларын биек һәм коры урынга күчерүләре,  эвакуацияләнү таләп ителгән очракка дип өч көнлек азык, эчәр су һәм кирәкле дару запасы, башка төр иң кирәк әйберләрне туплап, әзерләп куюлары сорала. Шул ук вакытта йорт хайваннары һәм кош-кортлар турында да онытмаска, аларны саклап калу хәстәрен күрергә кирәк, - дип аңлатма бирде  гражданнарны яклау идарәсе белгечләре. Алар әйткәнне тыңларга кирәк. Быелгы ташулар да бәла-казасыз гына үтеп китсен иде инде. 

 

Резеда Исмәгыйлева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса