Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә сәламәтлек өчен куркыныч булган азот диоксидының артуы теркәлгән

Химик элемент сулыш органнарының эшен бозарга сәләтле.

Әлмәттә дәүләт йөкләмәсен үтәү буенча атмосфера һавасының сыйфатын күзәтү үткәрелә. Якшәмбе һәм бәйрәм көннәреннән тыш, тәүлегенә өч тапкыр пробалар алалар.

Күзәтү пунктлары өч адрес буенча урнашкан: Ленин -Төзүчеләр, Шевченко - Маяковский, Совет - Суворов урамнары киселеше.

Азот диоксидының артуы Совет - Суворов урамнарында  теркәлгән. 0,2 мг/м3 нормада 29 февральдә 7:00 сәгатьтә 0,205 тәшкил итә. Төшке ашка бу күрсәткеч 0,035 кә кадәр кимегән. Мәгълүмат Татарстан гидрометүзәге сайтында бастырылган.

Фотолар: tatarmeteo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса