Ярый әле безнең халык күзәтүчән
Чисталык чистарткан җирдә түгел, ә пычратмаган җирдә була, дияргә яратабыз.
Шәһәребезнең иң матур урыннарыннан берсе булган Шарлавыклы буаларның суы пычрану турында әлмәтлеләр социаль челтәрләрдә бик күп яздылар – тик моңа озак игътибар итүче булмады.
Буа суыннан тынга кап-ланырлык сасы ис килә башлады. Бу проблема район җитәкчелеге дәрәҗәсенә кадәр күтәрелеп чыкты һәм, ниһаять, Экология һәм төзекләндерү департаменты, ТР Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Шарлавыклы буалар территориясен карап, күзәтеп чыктылар һәм аның суын тикшерүгә алдылар. Лаборатор тикшерүләр суда органик калдыклар һәм башка шакшы массалар булуын күрсәткән булып чыкты. Бәхеткә, ышаныргадырмы-юкмы, анализлар нормадан артмаган концентрация күрсәткән. Әлбәттә, суның болай пычрануы сулыкта яшәүчеләргә шактый җитди тискәре тәэсир ясарга өлгергән. Мондый шакшы суларны Шарлавыклы буаларга кем агызганлыгы да ачыкланган. Гараж кооперативы территориясеннән ассенизатор машинасы калдыклары агызылганлыгы билгеле булган. Су агызу урыны итеп яңгыр сулары коесы (ливневка) көйләнгән. Бу тәртипсезлекне ачык-лаганнан соң, коены тиз арада ябып туфрак белән күмгәннәр күмүен. Буалардагы хәлне шәхси контроленә алу турында район башлыгы Тимур Нагуманов үзе дә җиткерде. Хәзерге вакытта яңгыр сулары ага торган урыннар карап чыгылып, аларны исәпкә алу бара. Бу уңайдан «ярый әле безнең халык уяу һәм күзәтүчән, кайгыртучан» диясе генә кала. Ә менә экология һәм гомумән әйләнә-тирә мохитыбыз өчен җаваплы службаларга үз эшләрен намус белән башкарсыннар, кешелек һәм районыбыздагы тереклек дөньясы өчен җаваплы булуларын истә тотсыннар иде дип искәртәсе килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа