Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләр шарлавыклы буаларның пычрануы турында чаң суга

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә сулыкның пычрануы турында мәгълүмат пәйда булды.

Беренче булып урынга экология һәм төзекләндерү департаменты чыга, ул урынга көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләрен пробалар үткәрү өчен чакыра.

Органик калдыклар һәм фекаль массалар агызылуы ачыклана. Сайлап алу вакытында анализлар нормадан артмаган концентрация күрсәткән. Ләкин мондый пычрану суларда яшәүчеләргә тәэсир иткән.

Гараж кооперативы территориясендә ассенизатор машинасының калдыклары агызуы ачыкланган. Су агызу урыны булып ливневка коесы тора, бу бөтенләй рөхсәт ителми!

Кое шунда ук ябыла һәм туфрак белән күмелә.

Чистарту һәм бетерү буенча барлык кирәкле чаралар күрелә. Каскадтагы хәлне контрольдә тотуны район башлыгы Тимур Нагуманов үзе контрольгә ала. Мондый хәл кабатланмасын өчен барлык чаралар да күрелә.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса