Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә плоггингта 280 килограммнан артык чүп-чар җыелган

Чарага 110 кеше теркәлгән, җыелган чүп-чарның гомуми күләме 280 килограммнан артык тәшкил иткән.

9 июньдә башкарма директор һәм TIMERMAN спорт чаралары сериясе командасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Спорт – экологик» проекты кысаларында 2023 елда чүп җыю белән беренче экологик йөгерү плоггинг узды. Чарага 110 кеше теркәлгән, җыелган чүп-чарның гомуми күләме 280 килограммнан артык тәшкил иткән.

Плоггинг дистанциясе Нефтьче мәдәният йорты янында старт ала, шарлавыклы буалар буенча уза һәм 2 км тәшкил итә. Старт алдыннан катнашучылар чүп-чарны аерым җыю өчен берничә төркемгә бүленәләр. Финишта һәр катнашучыны медаль көтә.

Старт пакеты һәм финишерлар өчен медальләрдән тыш, оештыручылар 2023 елгы сезонның барлык плоггингларында катнашачак эко-активистлар өчен аерым бүләкләр әзерлиләр. Киләсе ярышның датасы-июль ахыры. Плоггинг көне һәм урыны алдан, TIMERMAN сериясе социаль челтәрләрендә урнаштырылачак.

Проект Татнефть хәйрия фонды ярдәме белән үткәрелә.

 

 

Фото: TIMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса