Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә плоггинг ярышы узачак

Плоггинг-чүп җыю белән бергә билгеле бер дистанциягә йөгерү.

«Татнефть» ААҖнең «Энергия добра» социаль инициативалар конкурсында җиңү нәтиҗәсендә «Спорт — экологик» проектын тормышка ашыру мөмкин булды, аның төп бурычы - «плоггинг»стилендә йөгерү буенча ярышлар оештыру һәм үткәрү.

Плоггинг-чүп җыю белән бергә билгеле бер дистанциягә йөгерү.
Быел Әлмәт территориясендә 3 старт үткәреләчәк, аларның нәтиҗәләре буенча барлык стартларда катнашучылар махсус призлар алачак.

Чара 9 июнендә 19:00 сәгатьтә узачак.

Җыелу урыны - Әлмәт шәһәре, «Нефтьче» мәдәният сарае яны. Шарлавыклы буалар тирәсе буенча йөгерү. Маршрут - 2 км. 

Проектның бурычы-беренче булып килү түгел, ә дистанция дәвамында мөмкин кадәр күбрәк чүп җыю. Старт алдыннан катнашучылар чүп-чарны аерым җыю өчен берничә төркемгә бүленәчәк.
Һәр катнашучыга истәлекле старт пакеты, шулай ук медаль биреләчәк.

Алдан теркәлү мөһим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса