Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Чәчәкләр караганны ярата

Май ае – һәр бакчачы өчен иң җаваплы һәм мәшәкатьле чордыр, мөгаен. Җәен һәм көзен җыеп алыначак уңыш, бакчаның бар яме эшләрнең тиешле вакытында башкарылуыннан тора.

Шәһәрнең күпкатлы йортлары тирәсендәге матурлыкны тудыручылар  аерым бер игътибарга лаек. Аларның күпчелеге өлкән яшьтәгеләр.

Үз йортлары белән торучы әлмәтлеләр шәхси участок-ларында инде иртә яздан ук казу, чәчү эшләре белән мәшгуль булдылар. Әлбәттә, алар үзләренең ихата-бакчалары матур, каралган булсын дип тырышалар.  Җимеш агачлары шау чәчкәдә, ә бакча гөлләре бөреләрен әле яңа ача башлаган чагында аларны корткычлардан саклау аеруча мөһим.

Эшкә барганда һәм кайтканда шәһәр ишегалларындагы  клумба чәчәкләренә су сибеп яки җир йомшартып торучы абый-апаларны һәркемнең күргәне бардыр. Ленин урамындагы 23 нче йортта яшәүче 85 яшен тутырып килүче Фатыйма апа Хамбикова – шуларның берсе. Эшкә килгәндә аның хәлләрен белешеп, бераз әңгәмә корып алдык. Хәтерегездә булса, Фатыйма апа турында без узган ел газетабызда язып чыккан идек инде. Аның чәчәкләр үстерүгә хирыслыгын күпләр белә. Сүз барышында тәҗрибәле бакчачы үзенең серләре белән дә уртаклашты.

– Түтәлләр җәен-көзен шау чәчәктә утырсын өчен туфракны гел йомшартып, чүп үләннәрдән арындырып торырга, аларга орлыкланырга юл куймаска кирәк. Май аенда аеруча бакчада очрый торган чирләр һәм төрле корткычлар белән көрәш алып бару мөһим. Алма агачына, аеруча пионнарга хәзер кырмыскалар килә башлады. Алардан котылу өчен 5 литр суга 3 аш кашыгы нашатырь спирты салып төнәтмә ясыйм да, иртәнге яки кичке якта сибеп чыгам. Бик нәтиҗәле була, кырмыскалар үсентеләрне бимазаламый башлый. Химик препаратлар белән соңгы чиктә генә эшкәртергә киңәш ителә, ә нашатырь ул зарарлы түгел. Чәчәкләрне утырткан вакытта җирне ашламалыйм – бу бик мөһим. Чәчәк төпләрен йомшартып, кичкелеккә су сибеп тору да кирәк. Чәчәк үрентеләрен бары тик кичке якта гына күчереп утыртырга ярый, шулай итсәң, алар яхшы тамырлана, ныгый. Хәзер халык чәчәкнең әллә нинди төрләрен утырта. Без, бакчачылар, үсентеләрне шулай бер-беребездән алып утырткалыйбыз. Күргәнсездер инде, быел шәһәрдәге һәм менә безнең йорттагы алмагачларны гөблә (тля) бас-ты. Аларны яшелләндерү хуҗалыгы хезмәткәрләре карап, эшкәртеп торырга тиеш бит югыйсә. Минем әле тиешле службаларга гозерем дә бар иде. Күрәсезме, безнең йорт кырыннан газ торбасы уза, ә монда алма агачы түбәсе белән аңа тиеп тора. Аның очын түгәрәкләп киссәләр, бик яхшы булыр иде. Минем буем җитми, үзем болай кыр-кырларын кискәләп чыктым-чыгуын. Төмән, Сургут якларына баргач, мин шушындый алмагачларны матур итеп түгәрәкләп кискәннәрен күреп сокланам, алар язын ап-ак чәчәкле шар булып утыралар. Бездә дә шулай карап, матурлап торсыннар иде. Аннан тагын бер әйбер бар – кышкы чорда юл службалары урамнан җыелган бар тозлы карны шушы түтәлләргә тутыралар. Көздән утыртып калдырган үсенте-куакларны да сындырып бетергәннәр. Чәчәкләрне, чыннан да, яратам. Ишегалдына чыгу белән аларга карап сөенәм. Барысына да өлгерәсе килә. Әлмәтебез матур, дөньяларыбыз имин, күңелләребез тыныч булсын, - дигән теләкләрен дә юллады Фатыйма апа.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса