Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Макулатура өчен - агач үсентесе

Әлмәтлеләрне ел саен узучы «Агачны бергә коткарыйк» акциясендә катнашырга чакыралар.

 6 майда 9.00-12.00 сәгатьтә  экология һәм төзекләндерү департаменты  икенчел чимал кабул итү буенча «Агачны бергә коткарыйк» акциясен үткәрә.


Акциядә теләгән һәркем катнаша ала: агач үсентеләре алу өчен макулатура, ПЭТ яки батарея тапшыру җитә.

10 килограммнан артык макулатура тапшырып, катнашучылар 1 алма, кара кара карлыган, кура җиләге үсентесе ала алалар.

Акция Әминов урамы, 9а адресы буенча  9.00-12.00 сәгатьтә «Экология һәм төзекләндерү Департаменты» территориясендә узачак. 

Теләге булган һәркемне икенчел чимал җыюда актив катнашырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса