Әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү - кызык эш
Әлмәттә халыкны экологик яктан агарту мәсьәләләре белән шөгыльләнүче, төрле акцияләр һәм чаралар үткәрүче түгәрәкләр һәм клублар аз түгел.
Әлмәт муниципаль районының балалар-үсмерләр иҗаты үзәге - шундыйларның берсе. «Татнефть» компаниясе грантын отканнан соң, алар бөтен көчләрен мәктәп укучыларын табигатьне саклау, тикшеренү һәм экологик-агарту эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерәләр.
«Экологик тәрбия лабораториясе» проектының төп максаты - балаларда әйләнә-тирә мохитны танып-белүгә һәм табигатьтән файдалану проблемаларына экологик якын килүгә кызыксыну уяту. Әлмәтнең 11, 12, 21 нче мәктәпләре һәм 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары экология сыйныфында уку программасын үтәләр. Грант акчалары ярдәмендә кабинет, әйтик, экология буенча экспериментлар һәм гамәли эшләр өчен җыелмалар, цифрлы микроскоплар, магнитлы плакатлар, гидропон җайланмасы, күрсәтмә әсбаплар һәм башка күп нәрсәләр кебек яңа җайланмалар белән җиһазландырылган. Хәзер ЦДЮТда проектта катнашучыларның барысының да экологик грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән чараларның тулы комплексын алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Көз көне балалар биоиндикация ысулы белән сулыкларны өйрәнү өчен җыелмадан файдаланып тикшеренү эшләре белән шөгыльләнгәннәр.
- Без шарлавыклы буалардан су пробалары алдык һәм соңыннан аларны микроскоп астында тикшердек, - дип сөйли проект җитәкчесе Ольга Исламова. - Җыелмада булган карточкаларга нигезләнеп, балалар буадан кемнәрне тотканнарын билгелиләр. Хәзер безнең ике куәтле микроскобыбыз бар, алар ярдәмендә бер күзәнәклеләрнең ничек хәрәкәт итүен генә күзәтеп калмыйча, бер тамчы суда нинди гаҗәеп һәм искиткеч зур дөнья саклана алуын һәркем күрә алсын өчен рәсемне экранга чыгару мөмкинлегебез бар.
Уку барышында шулай ук электровикториналар, пазллар, уен-шнуровкалар кулланыла, алар дәресләрдә алган белемнәрне ныгытырга һәм балаларның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында күзаллавын тагын да киңәйтергә мөмкинлек бирәләр.
Кабинетта шулай ук, мәсәлән, бөҗәкләргә әверелү циклы һәм әкәм-төкәмнең төзелеше кебек күрсәтмә материаллар да бар, аларны һәр яктан карап кына калмыйча, кул белән тотып карарга да мөмкин.
Шунысын да искәртеп узабыз, балалар-үсмерләр иҗаты үзәгендә тере почмак булдырылган, анда мәктәп укучылары экскурсиягә килә һәм хайваннар белән таныша алалар. Алар арасында йорт куяннары, диңгез свинкалары, джунгариклар һәм сирия хомяклары, песчанкалар, диңгез ташбакалары, әкәм-төкәмнәр, кошлардан попугайның өч төре һәм кенәри бар. Яшь натуралистлар өчен бу иң яраткан урыннарның берсе.
- Безнең төп максатыбыз, иң беренче чиратта, балаларны табигатьне яратырга һәм аңларга өйрәтү, - дип билгеләп үтте сөйләшү ахырында Ольга Геннадьевна.
Розалия Гатауллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа