Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Экологлар Әлмәт районында тагын бер чүплек ачыклаган

Чүпләнгән территориянең мәйданы 120 кв. м, күләме 300 куб. м тәшкил итә.

Татарстан Республикасы экология министрлыгының кайнар линиясенә Әлмәт районының Иске Суркино авылындагы Яшьләр урамында санкцияләнмәгән агач калдыкларын җыю турында мөрәҗәгать килә. 

Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар. Агач калдыклары җыю факты расланды. Чүпләнгән территориянең мәйданы 120 кв. м, күләме 300 куб. м тәшкил итә.

Экологлар хокук бозучыга кисәтү белдергәннән соң  чүплек инде юкка чыгарылган. Территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

 

 

Фото: ТР экология министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса