Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә өмәгә 8300 кеше чыкты

Җыештыруга барлыгы 200дән артык берәмлек техника җәлеп ителгән.

Шимбә көнне әлмәтлеләр шәһәр урамнарында чисталык урнаштырырга чыктылар. Өмәдә муниципаль хезмәтләр, «Татнефть» ААҖнең структур бүлекчәләре, идарәче компанияләр, мәгариф учреждениеләре, территориаль-иҗтимагый үзидарәләр, эшмәкәрләр һәм шәһәр предприятиеләре катнашты. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыештыруга барлыгы 8300 кеше һәм 200дән артык берәмлек техника җәлеп ителгән. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 1080 куб. м. чүп чыгарылган.

"1 апрельдән каты көнкүреш калдыклары полигоны санитар-экологик икеайлык кысаларында җыелган 4500 куб. м. калдыкны кабул итте", - диелә хәбәрдә.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса