Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Чиста булгач рәхәт

Чисталык чистарткан җирдә түгел, пычратмаган урында була, дисәләр дә, чистартыйк әле.

Быелгы апрель уналты градуслы җылы көннәре белән башланып китте.

Шәһәр урамнарында март аенда ук эреп беткән кар астыннан көздән өелеп калган чүп-чар өскә калыкты. Юлларны чистартканда чәчәк түтәлләренә, агач төпләренә ыргытып калдырган кар да эреп, тоташ пычрак өеме булып ята. Яз иртә килүгә дә карамастан, районда санитар-экологик икеайлык уздыру датасы күчерелмәде, аңа, елдагыча, 1 апрельдән старт бирелде.

Әлмәт җирлегендә бу уңайдан эш планы төзелде, һәрбер оешма-предприятиегә, барлык уку йортларына махсус участоклар бүлеп бирелде. Моннан тыш, яшел зоналарны һәм чишмәләрне, гараж ширкәтләре биләмәләрен дә чүп-чардан арындыру бурычы куелды. Иң беренчеләрдән булып эшкә идарәче компанияләр тотынды. Алар тарафына һәм шәһәр автоюллар идарәсенә тәнкыйть һәрвакыттагыча күп булды. Хәер, коммунальчылар моңа күнеккән инде, әрләп торуга да карамас-тан, тиешенчәме, юкмы, алар йорт ишегалларын, контейнерлар урнаштырылган мәйданчыкларны, йорт фасадларын, кече архитектур формаларны тәртипкә китергән кебек булдылар. Территориаль иҗтимагый совет хезмәткәрләре үзләренең баш пред-приятиеләре белән берлектә урамнарны һәм җәмәгать киңлек-ләрен чистарту эшенә керештеләр.

 

Экология һәм төзекләндерү департаменты хәбәр иткәнчә, санитар-экологик икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк.  15 апрельдә һәм 13 майда исә беркетелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча өмәләр узачак.

Шушы чорда җы-елган чүпне полигонга бушлай кабул итәчәкләр. Бу турыда экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Илдар Нәбиуллин дүшәм-бе киңәшмәсендә хәбәр итте. Җитәкче шәһәрдәге атмосфера һавасының торышы нормада саклансын өчен юл тирәләрендәге пычрак һәм тузан даими рәвештә автосуырткычлар белән чистартылып торырга тиешлегенә дә басым ясады. Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә тукталыш павильоннарын, эскәмияләрне, коймаларны юып йө-рүче шәһәр автоюллар идарәсе хезмәт-кәрләренә күпләр тап булгандыр. Аларның эшчәнлеге төшерелгән кыска гына роликлар социаль челтәрләрдә тиз таралды. Эшкә отчет ясаган кебек булса да, хәзер мондый юу-чистартулар көндәлек алып барылырга тиеш икән. Моннан тыш юл билгеләре, чүп савытлары да тәртипкә китереләчәк. Юл бил-геләрен ясауны инде күптәннән башларга кирәк булса да, бу эшкә якын көннәрдә генә керешәчәкләр әле. Май бәйрәмнәренә хәтле башкарып чыга алсалар да ярый инде. Шәһәр юлларындагы билгеләр бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Бу үз чиратында буяуларның сыйфатсыз булуын дәлилли. Быел моңа, ниһаять, игътибар ит-сеннәр, аеруча шома, баскан саен аяк таеп китә торган буяу кулланмасыннар иде.

Авыл җирлегенә караган территорияләрне тәртиптә тоту, бункерларга җыелган чүп-чарны вакытында чыгарып түктерү бурычы авыл җирлеге башлык-ларына йөкләнде. Законсыз чүп түгүләрне вакытында кисәтергә, булган очракта, вакытында кешесен ачыклау һәм җитди чарасын күрү турында онытырга ярамаганлыгы да кабатлап әйтелде. Җиңү көне кысаларында һәйкәлләрне, геройларның исемнәре язылган такталарны, обелиск-мемориалларны да чистарту зарурлыгы искәртелде. Моннан тыш, елдагыча, зиратларны һәм су буйларын да чис-тартачаклар.

Санитар-экологик өмәләр белән бер-рәттән, шәһәр һәм район биләмәләрен яшелләндерү дә уздырылачак. Бу эш ел да Әлмәт урман хуҗалыгы белән берлектә оештырыла. Әлмәтлеләргә агач үсентеләрен икенчел чималга алыштыру мөмкинлеге дә тудырылачак. Әлеге акция үткәрелгәндә халыктан гадәттә дистәләрчә килограммнан артык макулатура җыела. Санитар-экологик чаралар планына күз салсаң, өченче ел да, узган ел да, быел да шул ук чаралар. Тик нәрсә генә дисәң дә, чисталык үзебез өчен кирәк. Чыгарга, катнашырга, җыештырырга инде.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса