Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә беренче гомумшәһәр өмәсе 15 апрельдә узачак

1 апрельдә республикада экологик икеайлык башлана.

Быел Әлмәттә беренче гомумшәһәр өмәсе 15 апрельгә планлаштырылган. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов телеграм-каналда туры эфир вакытында хәбәр итте.

Татарстанда санитар-экологик икеайлык 1 апрельдән башлана. Кыш көне җыелган чүп-чардан җыештыруга республиканың барлык халкы чакырыла.

"Яз безне озак көттермәде. Урамда +10 градус, кар бөтен җирдә диярлек эреп бетте һәм якын-тирә территорияләрне җыештырырга вакыт. 1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана. Шәһәребездә без 15 апрельдә гомумшәһәр өмәсен үткәрәбез. Урыннарда идарәче компанияләр, предприятиеләр һәм оешмалар белән эш алып барыла инде", — дип белдерде Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

Икеайлыкның төп максаты-торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда тупланган чүплекләрне ачыклау һәм бетерү һәм территорияләрне кар катламы беткәннән соң тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү.

"Өмәләрдә актив катнашырга, гомуми эшләрдән читтә калмаска чакырам. Шәһәр-безнең уртак йортыбыз һәм үзенең 70 яшьлек юбилее елында, минемчә, нефтьчеләр башкаласы аеруча чиста һәм яшәү өчен уңайлы булырга тиеш", - диде Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса