Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләрне «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясендә катнашырга чакыралар

Экологик акция ике этапта узачак.

17 апрельдә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе старт алачак. Бу хакта ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экологик акция ике этапта узачак. Беренчесе 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк, ә икенче этап 11 сентябрьдән 11 ноябрьгә кадәр планлаштырылган.

"ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарына акциядә актив катнашырга һәм урман массивларын каты коммуналь калдыклардан чистарту һәм урман һәм урман – парк зоналарын тиешле санитар хәлдә тоту буенча ведомство карамагындагы оешмалар коллективларының эшен оештырырга тәкъдим ителде", - диелә хәбәрдә.

Әлеге Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса