Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Экологлар Урсалинка елгасын тикшерә

Алар Урсалинка елгасының нефть продуктлары белән пычрануына шикаять буенча чыктылар.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Әлмәт районы Урсалинка елгасының нефть продуктлары белән пычрануы турында хәбәр килде, дип хәбәр итә ТР экология министрлыгының матбугат хезмәте.

Экологлар урынга чыгып, Урсалинка елгасына эрегән сулар белән бергә эләккән нефть продуктлары эзләрен табалар. Су өстендә характерлы  пленка бар. Экологлар су үрнәкләрен алдылар.

"Дала Зәе елгасына нефть продуктлары эләгү куркынычы булу сәбәпле, ике елга кушылган урында өстәмә пробалар алынды", - дип хәбәр итәләр.

 

Фото: ТР экология министрлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса