Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Туендыра, саклый, сихәтләндерә

1971 елдан башлап һәр елны 21 мартта Бөтендөнья урманнарны саклау көне билгеләп үтелә.

Бу көн урманнарны саклауның мөһимлеге турында һәрвакыт хәтердә тоту һәм урманнарның безнең тормышта нинди әһәмиятле урын алып торганын искә төшерү өчен сәбәп булып тора.

Урманнар безгә сулар өчен һава, яшәр өчен көч биреп тора, төрле бәла-казалардан саклый. Галимнәр уртача зурлыктагы бер агачның 24 сәгать дәвамында өч кешегә суларга җитәрлек кислород эшләп чыгаруы турында әйтәләр. Ул үпкәләр өчен һәм кешенең тулаем сәламәтлеге өчен аеруча файдалы. Урманнар һаваны дымландырып һәм суларга яраклы итеп кенә калмый, алар әле атмосфера тузанын да йота. Белгечләр исәпләвенчә, 1 гектар ылыслы урман елына 40 тонна чамасы тузанны, шундый ук мәйдандагы яфраклы урман исә 100 тонна чамасы тузанны тоткарлый. Хайваннар белән кошлар өчен урман - туган йорт һәм туендыручы. Басуларны җилдән, бигрәк тә коры җилдән саклаучы да ул. Урман булмаса, җил җирнең уңдырышлы катлавын очырып алып китәр һәм җирне киптерер иде. Алар яныннан үткәндә яки табигать кочагына чыккач, һәркайсыбыз урманнарның искит-мәле матурлыгына сокланабыз. Ә бит агачларны да бармак очы кадәр орлыктан үстерәләр, ә урманнарны булдыруга күпме көч түгелә. Элегрәк авыл мәктәпләрендә укучы балалар дәррәү кубып урманга имән чикләвеге, нарат күр-кәсе җыярга чыгалар иде. Бу инде урман хуҗалыгына ярдәм итү йөзеннән эшләнә. Әлмәт җирлегендәге «Кәләй урманчылыгы» һәм «Кәләй урман хуҗалыгы» учрежде-ниеләре бүгенге көндә бу уңайдан шактый күләмле эш башкаралар. План буенча урман хуҗалыгына быел 10 килограмм күркә орлыгын җыеп тапшырырга кирәк, дип хәбәр итте Кәләй урманчылары. Күркә җыю октябрь аеннан башлап март аена кадәр дәвам итә булып чыкты. Урманчылыкның беренче Чишмә участогындагы питомникны районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен.

Питомник үзе 1935 елда ук оешкан булган. Аның гомуми мәйданы хәзерге вакытта 7,4234 гектарга җиткән. Биредә агач үсентеләре әзерлиләр. Урманчылык Урман Кәләе мәктәбе укучылары белән тыгыз элемтәдә тора.

Мәктәп каршында «Урман чишмәсе» («Лесной родник») исемле укучылар урманчылыгы да эшли. Моннан тыш Яңа Чишмә районы укучыларын берләштергән «Петропавловка» дигән урманчылык та бар икән әле. Аларга барлыгы 35 ләп укучы җәлеп ителгән. Шушы яшь урманчылар белән берлектә узган елны ике чишмә территориясе чистартылган, ә Кәләйнең ике предприятиесе коллективы 13 гектар мәйданда 52 меңнән артык нарат һәм имән үсентеләре утырткан. Кәләй урманчылары быел Кичү урта мәктәбе каршында тагын бер укучылар урманчылыгы оештырылачагы турында сөенечле хәбәр җиткерделәр.

Беренче карашка урман хуҗалыгында эшләр җайга салынган кебек тоелса да, биредә проблемалар да юк түгел икән. Югары квалификацияле белгечләр җитмәве шуларның иң мөһиме булып тора. Бу уңайдан чыгарылыш сыйныф укучылары белән актив эш алып барылса да, тиешле нәтиҗәләргә ирешелмәгәнлеге ачык-ланды. Уку йортлары Лубяны бистәсендә һәм Казанда - күпләр өчен бу ерак ара дип кабул ителә. Шуңа күрә дә урман хуҗалыклары мәктәп укучылары бе-лән башлангыч сыйныфлардан ук тыгыз элемтәдә эш алып баруга күбрәк өстенлек бирәләр. Һәм бу чыннан да бик отышлы алым. Урман хуҗалыгында хезмәт куючыларга бу эшләрендә уңышлар гына теләп каласы килә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса