Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә законсыз өелгән карны бетерделәр

Территория тиешле санитар-экологик торышка китерелгән.

Әлмәттә экологлар мониторинг вакытында рөхсәтсез кар чүплеген тапкан. Объездная урамы буенча Агропоселок микрорайоны территориясендә бозулар барлыгы ачыкланган. Бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чүплек мәйданы - 357 кв. м., күләме-72 куб. м.

"Әлмәт районы башкарма комитеты адресына хокук бозуларны бетерү турында кисәтү җибәрелде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

 

 

Фото: ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса