Әлмәттә һаваны тикшерүче махсус датчиклар эшли
Аларны булдыру өстендә "Кванториум"да шөгыльләнүче балалар эшләде.
Әлмәт урамнарында төгәл температура, дымлылык һәм һаваның пычрану дәрәҗәсен, өйдән чыкмыйча гына белергә мөмкин. Шәһәрдә экодатчиклар барлыкка килде, алар урамнарның иң пычранган участоклары турында сөйләячәкләр. Аларны булдыру өстендә "Кванториум"дагы балалар эшләде.
Укучылар педагоглар белән бергә экодатчиклар булдыру проекты белән шөгыльләнгәннәр. Ул "Кванториум" һәм Экология департаментының уртак эшенә әверелде.
«Безнең бурыч-һаваны анализлап, температураның, дымлылык һәм ешлыкның күрсәткечләрен безнең сайтка тапшыра торган датчиклар булдыру. Анда билгеле бер вакыт өчен хисапларны карарга һәм һаваиң күп пычранган урыннарны белергә була», - дип аңлатты "Робоквантум" юнәлеше тьюторы Артур Максутов.
Экодатчикларның берсе Ленин урамында урнаштырылган, ул дымлылык, температура һәм пычрану дәрәҗәсен терки. Әлеге мәгълүматлар сайтка оператив рәвештә килә.
Бөтен мәгълүмат GSM-модуле һәм мобиль интернет ярдәмендә җибәрелә. Мәгълүматлар базасын булдыру, сайтны эшләү һәм мәгълүматны эшкәртү – айти-квантумда балалар шуның белән шөгыльләнә.
Экология департаментында акыллы җайланманы бәяләделәр инде. Элегрәк, язгы-көзге чорда белгечләр тузан күрсәткечләренең артуы турында мәгълүматны экология министрлыгы мониторингыннан соң гына ала торган булганнар. Хәзер моны алданрак белеп, проблема өстендә эшләргә мөмкин.
"Хәзер бездә икеайлык чоры. Бу безгә ярдәм, без инде участокларда үткәрергә кирәк булган чаралар турында хәбәр итәбез", - дип нәтиҗә ясады экология һәм төзекләндерү департаменты башлыгы урынбасары Дарья Орлова.
Шәһәр буенча 5 датчик урнаштырылган. Алар Панорама боҗрасы, Төзүчеләр-Шевченко, Фәхретдин-Ленин, Шевченко-Фәхретдин урамнары чатларында урнашкан. Якын арада тагын шуның кадәр датчиклар эшли башлаячак. Яңа анализаторлар Зарипов-Шевченко, Совет-Фәхретдин, Төзүчеләр-Бигәш боҗра чишелешләрендә һава чисталыгы сагында торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа