Кышны исән-сау үткәреп җибәрсеннәр
Кышкы чорда юлларда җәнлекләр белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре еш очрый. Пошилар, кыр кәҗәләре, кабаннар башка кыргый хайваннарга караганда юл-транспорт һәлакәтләрендә ешрак үләләр.
Аварияләрнең күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытына туры килә икән. Бу турыда безгә Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Әлмәт районы буенча бүлек башлыгы Айдар Мортазин хәбәр итте.
Узган елда республика юлларында 167 кыргый хайван, шул исәптән 45 кабан дуңгызы, 95 поши, 25 кыр кәҗәсе һәм 2 марал бәрдерелгән булган. Иң күп очраклар үзебезнең Әлмәт районы биләмәләрендә һәм Питрәч, Алабуга, Азнакай тирәләрендә теркәлгән.
Айдар Гомәрович машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәклеген искәртте. Ул шулай ук кыргый хайваннарның күченү урыннары турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне игътибарсыз калдырмаска һәм тәүлекнең якты вакытында юлга чыгарга тырышырга кирәклеген билгеләп узды.
Тыюлыклар һәм кыргый хайваннарның каршыга чыгу ихтималы зур булган урман яннарында аеруча игътибарлы булу һәм бәрелү булмасын өчен тизлекне киметү сорала.
- Әгәр инде кыргый хайванны бәрдергәнсез яки юлда яраланган яки үлгән кыргый хайванга тап булгансыз икән, кичекмәстән бу хакта 112 телефоны аша ашыгыч хезмәткә хәбәр итәргә кирәк, - дип искәртте ул.
Айдар Мортазин шулай ук Әлмәт районының «Ласка» аучылык хуҗалыгы территориясендә законсыз кабан аулау факты ачыклануы буенча да аңлатма биреп узды. Кар чанасында узган рейд барышында бүлек белгечләре канлы эзләргә тап булалар. Алар якындагы авылның бер хуҗалыгына китереп чыгарган. Бу уңайдан РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының «Законсыз ау» дигән 258 нче маддәсе 1 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Аучылык байлыкларына китерелгән зыян 330 мең сум тәшкил иткән.
Бүлек башлыгы 15 гыйнвардан башланып киткән кыргый җәнлекләрне кышкы исәпкә алуның да Әлмәт җирлегендә инде уңышлы гына тәмамлануын, чара барышында җыелган мәгълүматларның Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетына тапшырылуын хәбәр итте. Бу ел саен аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә торган мөһим чара санала.
- Халыкка аеруча шуны җиткерәсе килә: урманнардагы тереклек дөньясының тормыш-яшәешенә аучылык биләмәләрендә даими мониторинг алып барыла, һәрбер гамәл белгечләр контролендә, шуңа күрә дә законсыз гамәлләр кылудан тыелырга кирәк, - дип басым ясады Айдар Гомәрович.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа