Әлмәт мәктәбендә экодәрес узган
Чараны "Будет чисто"ның Әлмәт бүлеге активистлары уздырган.
"Калдыкларга икенче тормыш!" экодәресе шәһәрнең 5 гимназиясендә сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары өчен уздырылган.
Дәрес барышында балалар калдыкларны аерым җыю турында, нинди калдыкларны эшкәртеп булуын, ә ниндиләре булмавын ачыклаганнар. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылган. Дәресне 50 кеше тыңлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа