Әлмәт укучылары экологларның лабораторяләрендә экскурсиядә булды
Татарстан республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Әлмәтнең Инженер лицее укучылары өчен үзләренең лабораториясендә экскурсия үткәрделәр.
Балалар белгечләрнең эшчәнлеген зур кызыксыну белән күзәттеләр, кислота-селте балансының нәрсә икәнен белделәр, суда һәм туфракта хлоридларның ничек билгеләүләрен күрделәр, микроскоп аша инфузория-башмакчыкларның функцияләрен өйрәнделәр һәм практикада токсикологик эксперимент өчен дафний тотып карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа