Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә Экоквест узды

Ике көн дәвамында Әлмәт волонтерлары 5 нче гимназия һәм 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе  мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүчеләр өчен  экоквест үткәрделәр.

Квест 10 ноктадан торды, аларда балаларга кроссвордлар һәм ребуслар чишәргә, чүп-чарны дөрес аерырга, экологик билгеләрне табарга һәм экологик катастрофаларны билгеләргә кирәк иде. ⠀

Барлык биремнәр дә төрле һәм кызыклы булды. Балалар экология турында мәгълүматны яхшырак үзләштерсен өчен, эковолонтерлар командасы ике атна дәвамында барлык мәгълүматларны әзерләде һәм фильтрлады, шулай ук уен формасында кызыклы нокталар булдырды.

Барлык балаларга квестта актив катнашканнары һәм бу дөнья турында яңа фактлар белү теләге өчен оештыручылар рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса