Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Бүген Әлмәттә 150 триплоидлы усактан торган аллея утырттылар

Экологлар көне алдыннан «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов җитәкчелегендә шәһәр күле территориясендә 150 триплоидлы усак утыртуны башлап җибәрде һәм оештырды.

Анда компаниянең 200 гә якын хезмәткәре һәм муниципалитет вәкилләре катнашты. 


Аларның уникальлеге шунда ки, бу триплоидлы усентеләр Әлмәт укучылары тарафыннан лаборатория шартларында үстерелгән. Бу «Татнефть» нең тагын бер экопроекты – бу  соңгы техника белән җиһазландырылган биокласслар аркасында мөмкин булды.


Булачак аллея урынына акциядә катнашучылар җәяү, самокат һәм велосипедларда килделәр. Экологлар көне алдыннан алар автомобильләрдән баш тартырга карар кылдылар. Мәктәп лабораториясе проекты җитәкчесе Илнар Якупов триплоидлы усакларны дөрес утырту буенча мастер-класс үткәрде.


Генераль директорның сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау һәм экология буенча урынбасары Азат Хәбибрахманов билгеләп үткәнчә, «Татнефть» компаниясе Татарстанның көньяк-көнчыгышында экологияне яхшырту буенча системалы эш алып бара. Алар тырышлыгы белән яз көне 5, 5 миллион агач утыртылган инде, ел ахырына кадәр аларның санын 8 миллионга җиткерү планлаштырыла.

Ул шулай ук "Чиста Әлмәт өчен" ачык онлайн-платформа булдыру турында да хәбәр итте. Монда экологик мониторинг системасы контроль станцияләреннән мәгълүматны автомат рәвештә тапшыра һәм ул һәр сәгать саен яңартыла. Шулай итеп, һәр теләгән кеше, чиста Әлмәт.рф сайтына кереп, шәһәрдә һаваның торышы турындагы мәгълүматлар белән таныша ала.


Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов ассызыклаганча, шәһәр алтынчы ел "ЭКОяз" конкурсының үз номинациясендә иң яхшысы булып тора.


Яңа аллея утыртылганнан соң, барлык теләүчеләргә, әйләнә-тирә мохитне саклауга һәркем үз өлешен кертә алсын өчен триплоидлы үсентеләр тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса